
Бер генә сәгатькә
"Бер генә сәгатькә" - эмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст. Көндәлек тормыш, шәхси тәҗрибә, югалтулар һәм табышлар турында сөйләшәбез.
Episodes
Берлиндагы татар театры
Татар эмиграциясе тарихында чын вакыйга - 13-14 март көннәрендә Берлинда беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә татарча спектакль уйналачак. Артистлар - мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаган иҗат сөюче һәвәскәр мөһәҗирләр. Проект кемнәр катнашында , кемнәр ярдәмендә чынга ашырыла, аның әһәмияте нәрсәдә һәм ни өчен теләктәшлек күрсәтү мөһим? - бу чыгарылышны тыңлагач белерсез!Безнең телеграм канал
Рамазан ае
Изге Рамазан ае Алманияда ничек уза, безнең өчен шәхси яктан нинди мәгънәгә ия? Әлеге чыгарылыштабез тәҗрибәләребез һәм якты хәтирәләребезне уртаклаштык. Берлин, Казан һәм Мәскәү контекстында мәчетләр, җәмгыять һәм бәйрәм атмосферасы турында да сөйләштек.🎧 Тыңлагыз, фикерләрегезне комментарийда калдырыгыз:Сезнең өчен Рамазан нәрсә ул?Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен
Катнаш никахлар
Башка милләт вәкиле белән гаилә кору, моңа карата фикерләр, стереотиплар, гореф-гадәтләрнең ярашуы; шулай ук кызыклы да, авыр да мизгелләр турында сөйләшәбез.Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Эмиграция мине ничек үзгәртте
Яңа елның беренче чыгарылышын кабул итеп алыгыз, дуслар! Сез ничектер, әмма без үзебез яңа чыгарылышларны бик сагындык🥰 Елны җиңелчә генә темадан башларга булдык (барыбыз өчен дә хәерле)! Яңа илдә тору - безнең көндәлек гадәтләр, күзаллаулар өчен дә үзгәреш һәм тәҗрибә: уңыш артыннан кумау, башкалар белән узышмау, үз-үзеңне сайлау, туган якның кадерле күренешләре, киенү, бала тәрбиясе, медицина, э
Декабрь һәм бәйрәмнәр
🎄Бәйрәм чыгарылышын тәкъдим итебәз, дуслар! ❄️Алманияда декабрь - бәйрәмнәргә бай ай! Кызыклы традицияләр, аермалы яклар, кайсы көнне нәрсә ашарга, Раштуа белән Яңа ел ничек бәйрәм ителә, кем ул Изге Николаус, Раштуа кичендә нинди теләкләр теләргә? Декабрь һәм бәйрәмнәр чыгарылышында шулар хакында сөйләшәбез☃️Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә🎵Музыкаль бизәлеш өчен Сәидә Мөхәммәтҗановага рәхм
Эмиграциянең психологик ягы
Эмиграция — документлар, чемоданнар гына түгел, ул — зур үзгәреш, югалту, үсеш, һәрнәрсәне яңадан өйрәнү кебек катлаулы процесс. Әлеге чорда үзеңне менталь яктан саклап калу бик мөһим, шуңа күрә бу чыгарылышта безгә психолог, гештальт-терапевт Эльза Сәгъдиева ярдәмгә киләчәк.Эмиграциянең нинди стадияләре була, кеше ничек үзен таба, ни өчен кайберәүләр яңа илдә югалып кала — шул хакта сөйләшәбез.Бе
Татарча контент
Әлеге чыгарылыш сылтамаларга бик бай. Биредә без татар контенты турында сөйләшәбез һәм татарча яки татарлар/татар теле турында блог, подкаст, канал һ.б. булдыручыларны барлыйбыз. Файдалы булыр дип ышанабыз! 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган сылтамалар:Подкастлар: Йорт, Икенче дәүләт теле, Tatar identity, Tatar verse, Кайнатма, Кайный Казан, СәфәриДулкын медиаАчык университет Идел журналы каналларыӘл
Тел һәм аралашу
Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы
Эмиграция һәм дуслык
Элеккеге дуслар белән элемтәләрне саклап буламы, шул ук вакытта яңа урында ничек итеп яңа элемтәләр табырга, үз мохитеңне ничек булдырырга? Болар - читкә киткән һәр кешене борчыган сораулар. Бүген шулар турында сөйләшәбез.📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Мүнхендагы Татарча сөйләшү клубы Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләр
Эмиграция: күзаллау һәм чынбарлык
Яңа илгә күченгәнче, без аны ничек дип күз алдына китерә идек, үзебезгә нинди максатлар куя идек һәм чынлыкта ничек килеп чыкты? Көтелмәгән хәлләр, стереотиплар, кечкенә җиңүләр - барысы хакында да әз-әзләп сөйләшәбез һәм, әлбәттә, танышабыз. 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:Берлиндагы "Дәртле читек" балалар клубы Татарча комиксларТатар җанлылар өчен онлайн кибет Дулкын
Recommended

The Young and Called Podcast .

Deadline: White House

2819 Church

Markus Schulz presents Global DJ Broadcast

Bad Friends

This Past Weekend w/ Theo Von

The Joe Rogan Experience

Dream Chasers and Eccentrics

Marketing Vitals - On the Pulse of Healthcare

Reading the Psalms

Mosaic - Erwin McManus

Shutdown Fullcast